2005-2006 уку елы
БЕЗНЕҢ ОЛИМПИАДАДА АКТИВ КАТНАШУЧЫ УКУЧЫЛАРЫБЫЗ
Хәйруллина Миләүшә
Мин, Хәйруллина Миләүшә, 1991 нче елның 3 нче августында туганмын. Хәзерге вакытта Бөрбаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыйм. Химия, биология, алгебра һәм информатика дәресләрен укырга яратам. Ә буш вакытларымда шахмат һәм шашка уйныйм.
Корбанова Ландыш
Мин, Корбанова Ландыш, Бөрбаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыйм. Математика, физика, информатика, физкультура дәресләрен бик яратып укыйм. Әлеге фәннәр буенча мөстәкыйль укырга да тырышам, олимпиадаларда катнашам. Абага чәчәге олимпиадасы да, миңа фәннәр өйрәнүдә ярдәмче булыр дип уйлыйм. Буш вакытларымда биергә, әдәби китаплар укырга яратам. Спорт белән шөгыльләнәм, волейбол һәм баскетбол буенча район ярышларында даими катнашам.
Миннемуллин Айгиз
Мин, Миннемуллин Айгиз, Бөрбаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыйм. Математика, физика, информатика фәннәрен бик яратып укыйм. Буш вакытларымда компьютерларда эшләргә һәм уйнарга, әдәби китаплар укырга яратам. Спорт уеннарын, бигрәк тә татарча көрәшне яратам һәм ярышларда катнашырга тырышам.
Шәйхетдинова Фәйрүзә
Мин, Шәйхетдинова Фәйрүзә, 1991 нче елның 20 нче октябренд туганмын.. Хәзерге вакытта Бөрбаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында белем алам. Яраткан шөгыльләрем: тегү, бәйләү, ашарга пешерү, уку. Яраткан фәннәрем: химия, физика, информатика, геометрия.

            Фотоальбомныћ башлангыч битенә кайтырга        монда       

       «Абага чәчәге» олимпиадасын оештыручы һәм сайт авторы:
(C) Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе укытучысы Рәфхәт Зарипов.